Казан федераль университеты мөхәммәд Гашыйк Илаһи әл-Барный Әт-тәСҺил әд-дарури ли-мәСӘил әл-кодури



Pdf көрінісі
бет1/28
Дата17.10.2018
өлшемі2.8 Kb.
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   28

КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ
Мөхәммәд Гашыйк Илаһи әл-Барный 
ӘТ-ТӘСҺИЛ ӘД-ДАРУРИ 
ЛИ-МӘСӘИЛ ӘЛ-КОДУРИ
ӘЛ-КОДУРИ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕН ТИЕШЛЕЧӘ ҖИҢЕЛӘЙТҮ
Бөек имам Әбү Хәнифә ән-Ногман бин Сабит әл-Күфи
(Аллаһ аннан разый булсын һәм аның дәрәҗәсен 
тагын да күтәрсен) фикъһысы нигезендә
КАЗАН
2016

УДК 297
ББК 86.38
         М92
Фәнни мөхәррир
фәлсәфә фәннәре кандидаты, доцент  А.Г. Хәйретдинов
Мөхәммәд Гашыйк Илаһи әл-Барный
Әт-Тәсһил әд-дарури ли-мәсәил әл-Кодури: әл-Кодури мәсьәләләрен 
тиешлечә җиңеләйтү / Мөхәммәд Гашыйк Илаһи әл-Барный. – Казан: 
Казан ун-ты нәшр., 2016. – 308 б. 
ISBN 978-5-00019-552-9
Китап тәһарәт-госел, намаз, ураза, хаҗ һәм башка фикъһы мәсьәләре буенча сорау-
җавап тәртибендә язылган белешмә булып тора. Аның нигезендә Х–ХI гасыр хәнәфи 
фикъһы  өлкәсендә  тирән  эз  калдырган  мөҗтәһид  галим,  танылган  фәкыйһ  Әбе-л-
Хөсәен Әхмәд әл-Кодури тарафыннан иҗат ителгән һәм берничә йөз ел дәвамында 
хәнәфи мәзһәбендәге мөселманнар өчен дәреслек булып килгән «әл-Мохтасар» исем-
ле хезмәтнең беренче ике зур өлеше ята.
М92
УДК 297
ББК 86.38
ISBN 978-5-00019-552-9
© Гыйбәдуллин Р.М., тәрҗемә, 2016
© Казан университеты нәшрияты, 2016
Русчадан Р.М. Гыйбәдуллин тәрҗемәсе

3
«ӘТ-ТӘСҺИЛ АД-ДАРУРИ ЛИ МӘСӘИЛ ӘЛ-КУДУРИ» ИСЕМЛЕ 
КИТАП ҺӘМ АҢА КАГЫЛЫШЛЫ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘР
Укучы  кулына  алган  бу  «әт-Тәсһил  әд-дарури  ли-мәсәил  әл-Кодури», 
ягъни «әл-Кодури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү», дип аталган китап 
күңел ачу өчен яки вакыт үткәрер өчен укыла торганнардан түгел. Әлеге 
әсәр ислами гыйлемнәренең иң мөһимнәреннән берсе булган фикъһыга ба-
гышланып,  фикъһы  мәсьәләләре  буенча  сорау-җавап  рәвешендә  язылган 
дәреслек-белешмә булып тора.
Әлеге  дәреслек-белешмә  кәгазьгә  Һиндстанлы  дин  галиме  Мәүләна 
Мөхәммәд  Гашыйк  Илаһи  әл-Барныйның  иҗат  җимеше  буларак  кына 
иңмәгән.  Бу  китап  хәнәфи  әдәбиятының  бер  мисалы  буларак  мөселман 
әдәбиятына  хас  булган  үзенчәлекләренең  берсен  чагылдыра.  Ул  да  булса, 
бу «әт-Тәсһил әд-дарури ли-мәсәил әл-Кодури» исемле китап үзеннән күпкә 
элек башка автор тарафыннан язылган китапның аңлатмасы-тәфсилләмәсе, 
ягъни, гарәпчә әйткәндә – шәрхе буларак язылган. Ул борынгы чыганакның 
исеме  Әбе-л-Хөсәен  Әхмәд  бине  Әбү  Бәкер  Мөхәммәд  бине  Әхмәд  әл-
Кодури  каләме  белән  язылган  «Мохтасар  әл-Кодури»дыр.  «Мохтасар  әл-
Кодури» – ислам динен хәнәфи мәзһәбе буенча тотучы мөселманнар өчен 
бик борынгы заманнардан бирле иң мөһимнәрдән һәм кирәклеләрдән санал-
ган китапларның берсе булып тора. Шуны күздә тотып башта биредә телгә 
алынган фикһы, мәзһәб кебек төшенчәләрнең нәрсә икәнлеген кыскача гына 
аңлатып узыйк.
ФИКЪҺЫ ГЫЙЛЕМЕНДӘ ХӘНӘФИ МӘЗҺӘБЕ
Мөхәммәд пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) вафатыннан 
соң  бераз  вакыт  узгач,  тормыш  агымында  барлыкка  килгән  иҗтимагый-
икътисади һәм сәяси үзгәрешләр мөселман өммәте каршында яшәешне һич 
тайпылмыйча-ялгышмыйча  ислам  кагыйдәләре  нигезендә  дәвам  иттерү 
мәсьәләсен куялар. Мөселманча тормыш коруның һәр адымында диярлек 
үрнәк вә өлге булып торган Рәсүлүллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) 
бу  дөньядан  китүе  сәбәпле,  диянәтнең  «пәйгамбәр  тәрбиясендә»  үскән 
дәвере тәмамлана һәм мөселман өммәте «мөстәкыйль диянәт» дәверенә аяк 
баса. Моннан болай дөрес юлны күрсәтүче буларак бары тик Коръән, хәдис 
һәм  аларны  халыкка  аңлатучы,  андагы  хөкемнәрне  тормышка  ашыручы 
галимнәр кала. 
Чыннан да, югарыда искә алынган мәсьәләне бары тик дин өлкәсендә 
тирән гыйлем туплаган, аек һәм төзек акыл ияләре булган галимнәр генә 
чишә алырлык булган. Коръәнне, хәдисләрне, динне яхшы белгән галимнәр 

4
мөселманнар  арасында,  әлбәттә,  булган.  Мондый  кешеләрне  фәкыйһ  дип 
атаганнар.  Фәкыйһ  сүзе  фәкыйһә  (ﻪﻘﻔ),  ягъни  «нәрсәнең  дә  булса  асылын 
тирәнтен  аңламак,  белмәк»  дигән  мәгънәгә  ия  булган  фигыльдән  ясала. 
Тора-бара шул фәкыйһларның тырышлыгы белән исламча яшәүне тәэмин 
итү өчен асыл чыганакларга таянып шәригать хөкемнәре чыгаруның мах-
сус ысулларын булдырган, шәригать кануннарын саклап калып, киңәйтеп-
тирәнәйтеп гамәлгә ашыруны җайлаган дүрт махсус юнәлеш-мәзһәб оеш-
кан.  Болар  Әбү  Хәнифә  имамның  мәзһәбе  (хәнәфи  мәзһәбе),  Шәфигый 
имамның  мәзһәбе  (шәфигый  мәзһәбе),  Мәлик  имамның  мәзһәбе  (мәлики 
мәзһәбе) һәм Хәнбәл имамның мәзһәбе (хәнбәли мәзһәбе). 
Мәзһәб  дигәндә  бу  төшенчәнең  тар  һәм  киң  аңламга  ия  булган  ике 
мәгънәдә кулланылуын истә торарга кирәк. Гарәп телендә мәзһәб (ﺏﻫﺬﻤ) сүзе 
«юл»  димәктер.  Әлеге  төшенчә  исламиятнең  һәр  өлкәсендә,  шул  исәптән 
илаһият белемендә (теология), фикъһыда, хәдис гыйлемендә, төрле фикер 
агымнарында, суфыйчылыкта кулланыла. Мәзһәб дигән сүз дини китаплар-
да киң мәгънәдә нинди дә булса тәгълимат аңламына ия булып кулланылса, 
тар мәгънәдә ул фикъһының теге яки бу юнәлешен белдерә. 
Махсус  белемле  галимнәр  карамагында  булган  фикъһы  гыйлеменең 
нәтиҗәләре безгә «шәригать» яки «шәригать хөкемнәре» буларак мәгълүм. 
Беренче  һәм  башлангыч  шәригать  хөкемнәре  Коръән  белән  хәдисләрдә 
бирелгән булса, аларның яңа «үсентеләре» – фәкыйһларның фидакяр гыйль-
ми эшчәнлеге-тырышлыгы нәтиҗәсендә үсеп чыкканнар. 
Мәгълүм  тарихи  сәбәпләр  җирлегендә  татар  халкының  ислам  динен 
тотуы  фикъһының  хәнәфи  мәзһәбенә  нигезләнгән.  Хәнәфи  мәзһәб  мила-
ди ел исәбе белән 8 гасырда гыйраклы Күфә шәһәрендә барлыкка килгән. 
Әлеге мәзһәбнең башында аңа нигез салучы мәшһүр имам, бөек дин гали-
ме, фәкыйһ Әбү Хәнифә (милади 767 елда вафат) хәзрәтләренең Коръән вә 
хәдисләрдән дин хөкемнәрен чыгару даирәсендәге гыйльми эшчәнлеге ята. 
Әбү Хәнифә кебек дин галименең хәер-фатихасы белән утыртылган, олуг 
хикмәт иясенең бәрәкәтле карамагы белән тәрбияләнеп багылган фикъһы 
мәзһәбе милади X–XI гасырдан башлап бик нык үсеш ала һәм Анадолу вә 
Балкан ярымутрауларында, Төньяк Кавказ белән Кара диңгез буйларында, 
Урта һәм Үзәк Азия җирләрендә, Һиндстанда һәм, ниһаять, Дәшт-и Кыпчак 
далалары  белән  Идел  буйларында  яшәп  яткан  мөселманнарның  акылын-
да да, гамәлләрендә дә ныклап тамыр җибәрә. Татар халкының фикъһыда 
хәнәфи мәзһәбкә иярүе әнә шул заманнан башлана.
Шәхси  исемнәре  теге  яки  бу  мәзһәбнең  исеме,  ягъни  эпонимы  булып 
киткән  борынгы  галимнәрнең,  шул  исәптән  Әбү  Хәнифә  имамның  да: 
«Кыямәткә кадәр үзгәрешсез булачак ысул вә кагыйдәләр теркәп калабыз», – 
дигән уй белән эш итмәгәннәрен дә аңларга кирәк. Үзгәреп торган һәм көн 
саен яңа, моңарчы Коръән вә сөннәттә каралмаган мәсьәләләргә юлыга баш-

5
лаган мөселманнар аларны дин яссылыгында дөрес итеп хәл итү заруриятен 
кичерә  башлаганнар.  Әлеге  дини-иҗтимагый  вәзгыятькә  җавап  йөзеннән 
ислам  чыганакларына  таянып  шәригатьнең  яңа  хөкемнәрен  булдырырга, 
ягъни иҗтиһад кылган бу галимнәр дини тормышның үсеш-үзгәрешсез бу-
луын күз алдына да китереп булмаганлыкны аңлаган беренче кешеләр иде. 
Болай  булганга  күрә  югарыда  искә  алынган  торгынлыкка  этәрүче  фикер 
аларның башларына килмәс тә иде. 
Исламияттә  торгынлык,  ә  XIX–XX  гасырларда  Ислам  дөньясының 
Көнбатыштан тәмам артта калып аның колына әверелүе фикъһы өлкәсендә 
әлеге  олуг  галимнәрдән  соң  эшләгән  дин  белгечләреннән  башлана.  Нәкъ 
әнә  шул  галимнәр  якынча  XIV  гасырдан  башлап:  «борынгы  заманның 
мөҗтәһидләре, ягъни тирән белемле, абруйлы вә данлыклы фәкыйһлары, 
барлык сорауларга җаваплар биреп калдырганнар, шуңа күрә моннан болай 
шәригатьтә яңа хөкемнәр булдыру тыела вә иҗтиһад капусы ябыла», – дигән 
ялгыш һәм зарарлы фикерне тарата башлыйлар. Шул заманнан башлап ис-
лам диненә салынган илаһи көчне файдаланып, адәм баласын дөньяви вә 
рухи югарылыкларга ирештерү вә кешелек дөньясының яшәешен Аллаһ ри-
залыгы юлында алга таба үстерү – тәрәккый иттерү мөмкинлекләре тәмам 
буыла, юкка чыгарыла. Исламият галәме, ислами яшәеш, сәясәт, җәмгыять, 
икътисад,  мәдәният,  мөселманнарның  аңы  вә  рухияте  торгынлык-коллык 
халәтендә хәрәкәтсез катып кала. 
Исламиятнең сүлпән хәле тора бара фикъһы гыйлемендә дә чагылыш таба: 
фәнни эшчәнлек борынгы китапларда бәян ителгән тәһарәт-госел, намаз, ура-
за, хаҗ, зәкәт, мирас бүлү, никях-талак һәм башка кайбер мәсьәләләргә карата 
яңадан-яңа шәрех-аңлатмалар, алар өстенә яңадан-яңа тәфсилләмә-хәшияләр 
язып,  асылда,  чүбек  чәйнәүгә  тиң  булган  эшләргә  кайтып  кала.  Үз  вакы-
тында бөтен ислам дөньясында танылган татар дин галиме Муса Җаруллаһ 
Бигиев  (1875–1949)  әйтүенчә,  фикъһы  гыйлеменең  башлангыч  дәверендә 
мөҗтәһидләрнең игътибары үзәгендә әлеге фәнне җәмгыятькә файда китерү 
юнәлешендә үстерү һәм куллану торган. Соңрак заманнарда фәкыйһ исемен 
йөрткән галимнәрнең фикри сүлпәнлеге һәм рухи дәртсезлекләре аркасында 
фикъһы фәне бары тик югарыда искә алынган тар даирәле дини мәсьәләләрне 
бәян итү белән чикләнә
1
. Кулыбыздагы китапның әнә шундый фикъһының 
сакланып калган бер мисалы булуын аңларга кирәк. 
Ә хәзер «әт-Тәсһил ад-дарури ли мәсәил әл-Кодури» китабының язылу-
ына сәбәп вә нигез булган «Мохтасар әл-Кодури» исемле китапны иҗат итеп 
калдырган һәм хәнәфи мәзһәбенең мәшһүр галиме әл-Кодури хәзрәтләре ту-
рында да бер-ике сүз кушыйк.
1
 Кара: Хайрутдинов А.Г. Муса Джаруллах Бигиев. Казань: Издательство «Фән» Академии 
наук РТ, 2005. С. 107–111.

6
ӘЛ-КОДУРИ ХӘЗРӘТЛӘРЕ 
Әбе-л-Хөсәен Әхмәд бине Әбү Бәкер Мөхәммәд бине Әхмәд әл-Кодури 
(милади 973–1037 еллар) дин галиме, фәкыйһ, хәдисләр белгече буларак та-
нылган. Аның туган урыны Багдад каласыдыр. Галимнең нәсел-нәсәбәсенең 
башы  кайларга  барып  чыкканы  тәмам  төгәл  билгеле  булмаса  да,  кайбер 
хәбәрләргә күрә Багдад янында урнашкан чүлмәк җитештерү һәм сатучы-
лык  белән  дан  казанган  Кодур  авылына  барып  чыга  имеш.  Кайбер  чыга-
накларда  һәм  үзенең  кайбер  әсәрләрендә  мәшһүр  галимнең  күнъясе  Әбе-
л-Хәсән  рәвешендә  теркәлеп  калган.  Яшь  чагын  әл-Кодури  дини  гыйлем 
эстәүгә  багышлый.  Фикъһыда  төпле  гыйлемне  ул  танылган  дин  галиме 
Әбү Габдулла Мөхәммәд бине Йахъя әл-Җөрҗанидан ала, ә хәдис гыйле-
мен Мөхәммәд бине Сөвәед әл-Мөәддиб исемле мөхәддистә шәкертлек кы-
лып  үзләштерә.  Аерым  хәбәрләргә  күрә  фикъһы  белән  хәдистән  тыш  әл-
Кодури Әбү Бәкер Әхмәд бине Гали әр-Рази (милади 981 елда вафат) исемле 
күренекле мөфәссирдән Коръән һәм тәфсир гыйлемен өйрәнә. 
Әл-Кодури дини гыйлем туплауда зур тырышлык куюы сәбәпле, Гый-
ракта  тиз  арада  хәнәфи  мәзһәбенең  иң  зур  белгечләре  буларак  таныла. 
Кайбер  риваятьләрдә  хәбәр  ителгәнчә  шигыйлык  тарафтарлары  буларак 
хәтта  мөстәкыйль  дәүләтләр  булдыруга  ирешә  алган  Фатыймилар  белән 
Бөвәйһилыларга  каршылык  күрсәтү  һәм  сөннилекне  өстенлеккә  иреш- 
терү  йөзеннән,  Габбасыйлар  токымыннан  булган  Кадир-Биллаһ  (һ.  422  /  
м. 1031 вф.) исемле хәлифә сөнни мәзһәзбнең иң ныклы вәкилләре булган 
дүрт галимнең һәркайсына берәр мохтасар, ягъни кыска рәвештә язылган 
аңлатмалы  фикъһы  китабы  язарга  әмер  иткән.  Әлеге  йөкләмәне  тормыш-
ка ашыру өчен хәнәфи галимнәр арасында бертавыштан иң тирән һәм киң 
гыйлемлесе буларак танылган әл-Кодури хәзрәтләре сайлана һәм алга таба 
мәзһәзбнең  асыл  чыганакларының  берсе  булып  саналачак  данлыклы  «әл-
Мохтасар» исемле фикъһы китабын язып хәлифәгә тәкъдим итә. 
«Әл-Мохтасар»га  нигезләнеп  күпсанлы  шәрех  вә  хәшияләр,  ягъ-
ни  шәрехләргә  карата  аңлатмалар  язылган.  Шулар  арасында  татар  теленә 
тәрҗемә  ителгән  әлеге  шәрехнең  авторы  Мөхәммәд  Гашыйк  Иләһи  Әл-
Барный хәзрәтләре дә бар.
Әл-Кодуриның бу мәшһүр әсәре ислам дөньясының төрле почмакларын-
да  күп  мәртәбә  басылган,  мәсәлән,  һиндстанлы  Деһли,  Лаһор,  Ләкнәү  һәм 
Мумбайда, Истанбулда һәм, ниһаять, 1880, 1909 елларда бу китап башкала-
быз Казанда дөнья күрә. Моннан тыш әсәр гарәп теленнән төрекчәгә, фарсы-
чага, кайбер көнбатыш телләренә, шул исәптән урысчага да тәрҗемә ителгән. 
Әл-Кодури хәзрәтләренең иң мәшһүр китабы «әл-Мохтасар» булса да, 
бу әсәр, әлбәттә, галим тарафыннан язылган бердәнбер хезмәт түгел. Аннан 

7
тыш хәзрәтнең «әт-Тәкъриб», «әт-Тәҗрид», «Шәрх Мохтасар әл-Кәрһи», 
«Нөбзә мин мәнакыйб Әбү Хәнифә» исемле китаплары мәгълүм. Мәсәлән, 
«әт-Тәкъриб»  исемле  әсәрнең  нигезенә  әл-Кодуринең  шәкертләре  белән 
мәзһәб  эчендәге  аермаларга  багышланган  әңгәмәләре  салынган  була. 
Бу  рәвештә  китап  «әт-Тәкъриб  әл-әүвәл»  буларак  таныла.  Соңрак  әлеге 
язма  дәлилләр  белән  баетыла,  киңәйтелә  һәм  «әт-Тәкъриб  әс-саний» 
исеме  белән  таралыш  таба.  Хәзрәтебезнең  «әт-Тәҗрид»  исемле  фикъһы 
китабы  хәнәфи  белән  шәфигый  мәзһәбләре  арасында  булган  аермаларга 
багышланган  җиде  бүлектән  торган  әсәрдер.  Бу  китапның  да  нигезендә 
шәкертләргә  сабак  укыту  барышында  куелган  мәсьәләләр,  бәхәсләр  ята. 
Тик бу очракта остаз хәзрәт игътибар үзәгенә ике мәзһәб вәкилләре бул-
ган  шәфигый  һәм  хәнәфи  шәкертләр  арасындагы  бәхәсләр  дәвамында 
күтәрелгән мәсьәләләрне куйган.
428  елның  рәҗәб  аеның  5  нче  яки  15  нче  көнендә  (1037  елның  
24 апрелендә яки 4 маенда) Раббысына җан тәслим кылып дарел-л-фәнадан 
даре-л-бәкага күчә. Әл-Кодури хәзрәтләренең кабере Багдадның күренекле 
хәнәфи голәмәсе җирләнә торган Мансур урамындагы аерым бер төрбәдә 
урнашкан. 
Әл-Кодури  хәзрәтләре  белән  аның  әсәре  турында  мәгълүмат  бир- 
гәнебездән соң ул әсәргә карата шәрех рәвешендә язылган дәреслекнең ав-
торы булган шәех Мөхәммәд Гашыйк Илаһи әл-Барный хәзрәтләре турында 
да бер-ике сүз әйтеп узыйк.
МӘҮЛӘНА ШӘЕХ МӨХӘММӘД ГАШЫЙК  
ИЛАҺИ ӘЛ-БАРНЫЙ
Мөхәммәд  Гашыйк  Илаһи  әл-Барный  хәзрәтләре  XIX  йөз  ахыры  –  
ХХ  башы  Һиндыстан  ислам  галимнәренең  күренеклеләреннән  бередер. 
Кызганыч, әмма аның турында нинди дә булса биографик мәгълүмат табып 
булмады. Шулай да, әлеге гыйлем иясенең һиндстанлы булуын һәм ислам 
дөньясының иң зур вә атаклы гыйлем учагы булган Диюбәнд каласындагы 
ислам университетын тәмамлавы турында тәгаен генә хәбәр бирә алабыз. 
Диюбәнд ислам университеты мөселманнар арасында «
Дарел-голүм», 
ягъни  «Гыйлемнәр  йорты»  буларак  дан  казанган.  Ул  Мисыр  башкаласы 
Каһирәдә Х гасырдан бирле эшләп килгән данлыклы әл-Әзһәр ислам уни-
верситетыннан  кала  икенче  урында  дип  санала.  Бу  ислам  университеты 
1866 елда барлыкка килә, ә инде XIX гасыр ахырында аның бөтен дөнья 
буйлап  сибелгән  15000  филиал  мәдрәсәсе  була.  Бүгенге  көндә  Диюбәнд 
Дарел-голүмендә якынча 3500 шәкерт гыйлем ала. Ел саен 10000 кеше бу 
уку йортында шәкертлек кылу өмете белән килә, тик аларның 800 генә бу 

8
бәхеткә  ирешә.  2001  елга  чаклы  Дарел-голүмнән  65000  яшь  дин  белгече 
чыккан  була.  Безнең  мөхтәрәм  хәзрәтебез  мәүләна  Мөхәммәд  Гашыйк 
Илаһ  әл-Барный  нәкъ  әнә  шул  данлыклы  университетны  тәмамлаган. 
Аның исеме алдыннан әйтелә-языла торган «мәүләна» сүзе исә Һиндстан 
мөселманнарының гадәтедер. Бу мәртәбәле сүз белән бик тирән гыйлемле 
һәм өммәткә зур вә бәрәкәтле хезмәт күрсәтеп халык ихтирамын казанган 
галимнәрне атыйлар. 
Шулай итеп, кулыбыздагы 
«әт-Тәсһил әд-дарури ли мәсәил әл-Кодури» 
исемле  китапның  авторы 
Мәүләна  Мөхәммәд  Гашыйк  Илаһи  әл-Барный
 
әфәнде  турында  без  аз  булса  да  хәбәрле-мәгълүматлы  булдык.  Алга  таба 
сүзебез «әт-Тәсһил ад-дарури ли мәсәил әл-Кодури»нең үзе турында булыр.
ӘТ-ТӘСҺИЛ ӘД-ДАРУРИ
Безнең буынга катлаулы чуар заманада яшәргә насыйп булды. Диннең 
тәмам  тыелып  юкка  чыгарылган  дәверен  дә  күрдек,  аның  бүгенге  көндә 
татар  халкы  тормышына  кире  кайтуын  да  күрәбез.  Моннан  тыш  чит 
илләрдә  исламиятнең  нинди  авырлыклар  кичергәнен,  ислам  исеме  асты-
на яшеренгән ерткычларның никадәр коточкыч вәхши җинаятьләр кылу-
ларын  күреп-ишетеп  торабыз.  Мондый  болгавыр  буталчык  вакытларда 
адәм  баласы,  бигрәк  тә  без,  –  бала  чагыбызда  дин  турында  бабайлары-
быз, ак әбиләребез, дәү әти-дәү әниләребездән генә ишетеп белгән буын 
вәкилләре, – җаныбызга юаныч, күңелебезгә тынычлык эзләп инде курык-
мыйча-оялмыйча бөек исламыбыз куенына сыена алабыз, ихлас иманыбыз 
белән  Аллаһыга  гыйбадәт-салаватта  була  алабыз.  Тик  монысы  гына  аз. 
Дин  ул  –  гыйлем  димәктер.  Аеруча,  гыйлемле  булуны  фарыз  дәрәҗәсенә 
күтәргән  ислам  динендә  шулай.  Гыйлем  чыганагы  булып,  беренче  чират-
та, дини китаплар тора. Әмма дини китаплар да төрле була. «Дини» кита-
плар укып ялгыш юлга кереп китеп фанатик, экстремист, террорист булып 
китүчеләр  юк  түгел  ләбаса!  Шуңа  күрә  нинди  генә  китап  булмасын,  аны 
укыганда аек акыллы, саф күңелле булу зарури. 
Ошбу «әт-Тәсһил әд-дарури»ны укыганда, беренче чиратта, аның Урта 
гасырларда, билгеле тарихи, сәяси-иҗтимагый шартларда язылган булуын 
истә тотарга кирәк. Бу йөздән китапта бәян ителгән байтак хөкемнәр безнең 
заманга, җирлегебезгә, гадәтләребезгә, акылыбызга туры килми. Мәсәлән, 
кое чистарту хөкемнәре, миля
1
 кебек ара үлчәмнәре белән эш итү, кол хатын-
1
 Миля 1609 метр тәшкил иткән тарихи үлчәм. Биредә «инглиз милясы» күздә тотыла. Үз 
вакытында  Һиндыстан  Бөекбританиянең  колониаль  биләмәсе  булган.  Шул  сәбәпле  чыгышы 
белән Һиндыстанлы булган әл-Барный хәзрәт үзенең китабында әлеге үлчәмне куллана.

9
кыз  гаурәте  турындагы  хөкемнәр  һ.б.ш.  Димәк,  әлеге  китап  безнең  өчен, 
беренче чиратта, фикъһы гыйлеменең ислам тарихының борынгы дәверенә 
бәйле булган бер сурәте, үрнәге булып торырга тиеш.
Икенчедән, авторның кайбер мәсьәләләрдә чамадан тыш ваклануы, юк-
тан бар итеп уйлап чыгарылган вакыйгаларга карата җавап бирүе күзгә таш-
лана. Бу искәрмә әл-Кодуриның үзенә дә, аны «җайлаштырган» әл-Барный 
хәзрәтләренә карый. Олуг галимнәрнең болай итүләре сәер хәл, чөнки, ми-
нем  фикеремчә,  алар  Пәйгамбәребезнең  (савс):  «Әүвәлге  өммәтләр  дини 
мәсьәләләрдә  артык  төпченгәннәре  өчен  юкка  чыгарылдылар»,  дигән 
кисәтүен санга сукмаган булып чыгалар. 
Мисал өчен, хаҗ вә гомрә кылу турындагы хөкемнәрне алыйк. Хаҗга 
баручы  бәндә  Мәккәгә  бөтен  җаны-тәне  белән  бирелеп  Аллаһ  белән 
күрешергә дип бара. Аның «Ләббәйкә, Рабби!» дигән сүзләре нәкъ шуны 
белдерә дә бит инде. Әмма Кодури китабында теркәлгән кагыйдәләрне боз-
мау турында уйлый башласаң, үтә дә нәфис, самими рухи кичерешләргә 
бөтенләй урын калмый, чөнки хаҗга килгән мөселман кеше, беренче чи-
ратта,  Кодури  китабында  бәян  ителгән  кагыйдәләр  буенча  имтихан  тап-
шыручы хәлендә кала. 
Китапның  тагын  бер  үзенчәлеге  бар.  Аны  укый  торгач,  ислам 
фикъһысының методологик нигезләренең дөреслеге турында шомлы уйлар 
туа башлый. Мәсәлән, китапның төрле урыннарында мәшһүр Әбү Хәнифәнең 
фәтвалары белән бергә аның шәкертләре чыгарган фәтвалар килә. Бер уйла-
ганда, ул кадәр бөек галимнән сабак алган шәкертләр остазларының эшен 
алга таба үстереп дәвам иттерергә тиешләр кебек. Бактың исә, эш алай түгел, 
нәкъ киресенчә икән. Әбү Хәнифә шәкертләренең фәтвалары күпчелек оч-
ракта  аларга  фикъһы  галәмен  ачкан  остазның  карарларына  капма-каршы 
килә. Мәсәлән, Әбү Хәнифә кыйраәт эчтән укылырга тиеш дигән, ә аның 
шәкертләреннән иң атаклылары булган Әбү Йосыф белән Мөхәммәд нәкъ 
киресен,  ягъни  кыйраәтнең тавыш  белән  укылырга тиешле  булуы  турын-
да язганнар. Һәм мондый каршылыклы карашлар китапта бихисап! Ә бит 
аларның һәрберсен фикъхы фәнендә дан казанган галимнәр уйлап чыгарган-
нар. Шәкертләрнең чәчрәп остазларына каршы чыгуларын ничек аңларга? 
Әбү Хәнифә ялгышкан булып чыгамы? Әллә инде каршылыкларның башы 
фикъһының  чыганагы  булган  Коръән  белән  хәдисләрдән  киләме?  Әллә 
сәбәп башка нәрсәдәме?
Миңа  калса,  Әбү  Хәнифәнең  шәкертләре  үзләренең  фәтваларын 
тәкәбберлек  коткысына  бирелеп,  остазларыннан  да  оста  булып  күренү 
теләге белән чыгарганнар. Мәсәлән, кыйраәт дигәндә, аны я тавыш белән 
уку, яки эчтән генә уку мөмкин. Остазның фикерен дөреслим дигәндә, бары 
тик капма-каршы хөкем чыгарып була. Шәкертләр шул капма-каршыны алга 

10
сөргәннәр дә инде, ә бит баксаң, болай итү остазның иҗтиһадын, гыйльми 
абруен тәмам юкка чыгара. 
Шәригать хөкемнәре белән болай уйнарга ярамый, ак-ак булып калыр-
га тиеш, ул кара була алмый. Ә инде бер абруй иясе «ак!», дигәнне башка 
абруй ияләре «Юк, кара!», дип игълан иткәннәр икән, бу шәригать түгел, бу, 
бер яктан – мин минлек, масаю галәмәте, ә икенче яктан, мөселманнарның 
зиһенен чуалдыруга, акылын бутауга кайтып кала.
Менә бу ноктаи нәзардан караганда да, әлеге китапны укыганда тиешле 
дәрәҗәдә аек уяу акыллы булу зарур.
Һәм, ниһаять, китапның теле турында да бер ике сүз әйтергә кирәк. Әлеге 
әсәр татар теленә урысчадан тәрҗемә ителгәнен истә тотарга кирәк. Бүгенге 
көндә татар әдәби теле дини темаларга кагылышлы яклары белән яңадан туу 
дәверен кичерә. Байтак кына дини төшенчәләр телебезгә бөтенләй яңа нәрсә 
булып  килеп  керәләр,  гәрчә  әүвәлге  татар  дини  әдәбиятында  алар  тәмам 
гадәти булып һич тә ят сүз булып тоелмаган булсалар да. Әмма борынгы та-
тар дини китапларын укыр өчен махсус белем алырга кирәк – аларның теле 
бик  катлаулы,  күбесенчә  гарәп-фарсы-төрек  сүзлләреннән  гыйбарәттер. 
Бу  йөздән  хәзерге  көн  татар  укучысын  дини  әдәбият  белән  таныштыруда 
хәзерге  телне  файдалануның  мәҗбүри  чара  булуын  истә  тотарга  кирәк. 
Безнең укучыбыз ошбу китап теленең җитешсезлекләрен кабул итеп, киче-
рерлек дәрәҗәдә киң күңелле кеше булыр дип ышанып калабыз.
Айдар Хәйретдинов,
Татарстан Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге 
Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, 
фәлсәфә фәннәре кандидаты, доцент.

11
ӘЛ-КОДУРИ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕН ТИЕШЛЕЧӘ ҖИҢЕЛӘЙТҮ
Бу гаҗәеп китап үз эченә «Мохтасар әл-Кодури» китабындагы «Тәһарәт» 
бүлегеннән башлап «Мирас» бүлегенә кадәр каралган шәригать хөкемнәрен 
һәм мәсьәләләрен туплаган. Биредә шулай ук хәдисләр һәм башка фикъһы 
җыентыкларыннан алынган өстәмәләр дә бар. Китапның авторы каралган 
мәсьәләләрне сорау һәм җавап алымы белән аңлату һәм ачыклау юлын сай-
лаган. Бу юл гади булуы белән күңелгә ятышлы, шул ук вакытта ул аңлау 
өчен  җайлы,  ялыктырмый,  башлап  өйрәнүчегә  мәгълүматны  ансат  һәм 
аңлаешлы булган җиңел тел белән җиткерә. 

Каталог: portal
portal -> Тематичний план практичних занять з модуля 3
portal -> Навчально-методичний комплекс
portal -> Сагітальні аномалії прикусу. Дистальний прикус. Етіологія, патогенез, клініка та діагностика дистального прикусу
portal -> Сагітальні аномалії прикусу. Дистальний прикус. Етіологія, патогенез, клініка та діагностика дистального прикусу
portal -> Дені сау ұрпақ – жарқын болашақ
portal -> Ә. Т. Мейірбеков., Т. П. Раимбердиев., Г. Ю. Башбенова тіршілік қауіпсіздік негіздері


Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   28


©stom.tilimen.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет